Район җитәкчесе җимерелү масштабларын бәяләү һәм тиешле идарә карарларын кабул итү өчен урыннарга чыкты
Ленар Нургаянов җитәкчелегендәге давыл нәтиҗәләре буенча оператив киңәшмә булды. Район җитәкчесе җимерелү масштабларын бәяләү һәм тиешле идарә карарларын кабул итү өчен урыннарга чыкты, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Киләсе киңәшмә 15.00 сәгатьтә узачак
Шәһәр коммуналь хезмәтләре электр линияләре өзелгән урыннарны бетерә, светофор объектларда зарарлануларны бетерә, юл билгеләрен һәм тукталыш павильоннарын торгызалар, машина юлыннан һәм тротуарлардан ботаклар һәм көчле җил белән ауган агачларны җыялар.
Давыл нәтиҗәләрен бетерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмаларның авария бригадалары, шулай ук төзелеш оешмалары шөгыльләнә.
Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин әйтүенчә, беренче сәгатьләрдә Әгерҗедән йөздән артык мөрәҗәгать килгән: аларның күпчелеге юлларга ботаклар һәм агачлар ишелү, җәяүлеләр зоналары һәм электр үткәргечләре.
Дүрт авария бригадасы электр белән тәэмин итү һәм электр тапшыру линияләрендәге өзекләрне бетерүне дәвам итә, Алабугадан өстәмә 3 бригада киләчәк.
Торгызу эшләре әле бара.
Стихияне бетерү буенча мөрәҗәгатьләр өчен телефон номерларын исегезгә төшерәбез:
2-41-41, 2-42-42 һәм 2-20-42