Әгерҗе территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә


Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының 2023 елның 12 июлендәге 21нче боерыгы белән Әгерҗе шәһәрендә уңайсыз метеорологик күренешләр комплексы үтүгә бәйле гадәттән тыш хәл режимы кертелде, бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе һәм ОБП рәисе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов билгеләнде


Халык барлык сораулар буенча 2-42-42 һәм 2-20-42 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала. Авария хәлендәге гаризаларны кабул итү 2-41-41 номеры буенча алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International