Әгерҗедә 23 соцъект зыян күргән

2023 елның 14 июле, җомга

Балалар поликлиникасы эше яңадан торгызылды


Район җитәкчесе Ленар Нургаянов хәбәр иткәнчә, Әгерҗедә 23 социаль учреждение зыян күргән. Иң зур зыян 1 гимназия, 7 һәм 9 балалар бакчасы, музей, китапханә һәм статистика бүлеге. Балалар поликлиникасы эше яңадан торгызылды.

4 күпфатирлы йорт вакытлыча газсыз кала. Берсен кичә тоташтырдылар. Барлык объектларда да төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Җитәкче инженер хезмәте һәм социаль блок алдында гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү мәсьәләләре буенча чаралар кабул итүгә өстенлекле бурычлар билгеләнгән.

Бүген шәһәрдә ТР төзелеш министры урынбасары Мәҗит Хаҗипов Салихов җитәкчелегендәге комиссия эшли, дип билгеләп үтә район матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International