Мәҗит Салихов Әгерҗедәге ремонт эшләренең барышын тикшерде

2023 елның 14 июле, җомга

Министр урынбасары эшне көчәйтергә өндәде


ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Әгерҗедәге шәһәр инфраструктурасын карап чыгу йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Бүген ул инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программасы кысаларында ремонт эшләре барышын шәхсән тикшерде.
 
Әгерҗедәге инженерлык челтәрләрен алыштыруга җәлеп ителгән подрядчы оешмалар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары, графикта билгеләнгән барлык җитештерү срокларын үтәп, эшне көчәйтергә өндәде. 
 
Аның сүзләренә караганда, системаның ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән барлык чараларны гамәлгә ашыру зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International