Һәркем елның авыр булуын аңлый
Туфрактагы корылыкка, аномаль һава торышына бәйле рәвештә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республиканың барлык 43 районында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге режим безнең районга да кагыла.
Гадәттән тыш хәл режимы кысаларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре алдына кыска вакыт эчендә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләү бурычы куелды.
Бу җәһәттән безнең районда ниләр эшләнә, дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс ГАТАУЛЛИН:
- Бүгенге көндә безнең алда беренче чираттагы бурыч тора - хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм, димәк, аны кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләү. Шул максат белән без көндәлек терлек азыгы әзерләү мониторингын алып барабыз. Нинди дә булса проблема барлыкка килгәндә, турыдан-туры урынга чыгабыз һәм аны хәл итәбез. Әйтик, «Сәхипов», «Ганиев», «Муллануров» крестьян-фермер хуҗалыкларында азык белән тәэмин ителешнең башка хуҗалыклар белән чагыштырганда түбән дәрәҗәдә булуы борчуга салды. Әгәр республика ягыннан шартлы терлеккә уртача 40,1 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелган булса, бу хуҗалыкларда бу сан 15 центнердан артмаган. “Тугызбуй” агрофирмасы белән хәлне яхшырту өчен “Сәхипов” хуҗалыгына күпьеллык үләннәр өчен “Ибраев” хуҗалыгы белән 87 гектар җир бүлеп бирү турында килештеләр. «Нәүрүз» ширкәте һәм «Мөхәммәдиев» крестьян-фермер хуҗалыгы салам белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә ниятли. Югарыда телгә алынган башка хуҗалыкларга ярдәм итү буенча да тиешле чаралар күрелде. Бу печән җирләрен бүлеп бирү, техника белән ярдәм итү һәм башкалар. Бу хакта сөйләгәндә, эре хуҗалык җитәкчесе, шәхси хуҗалык башлыгы булган һәркем елның никадәр авыр булганын яхшы аңлый һәм ихтыяҗ булган очракта башкаларга ярдәм итү теләге белән яна дип әйтеп булмый. Бу изге омтылышлары өчен аларга зур рәхмәт.
Киләчәктә дә терлекчелек хуҗалыкларын фураж белән тәэмин итү мәсьәләләре шулай ук хәл ителәчәк. Сер түгел, бүгенге һава шартларында бөртекле культураларның югары уңышына исәп тотарга ярамый. Әмма безнең районда бүген игенчелек белән генә шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары бар. Мәсәлән, «Мөхәммәдиев» КФХ, «Исмәгыйлев» КФХ. Һәм икмәк уңышы начар булмас дип фаразлана. Мондый хуҗалыклар ярдәмендә бу проблеманы хәл итеп булыр дип өметләнәбез, бигрәк тә шәхси хуҗалыкларда фуражга ихтыяҗ барлыкка килгән очракта.
Хуҗалыкларны салам белән тәэмин итү буенча да сөйләшүләр алып барыла. Авыл җирлегендә терлек асраучы бер генә хуҗалыкта да саламнан башка калмаска дигән бурыч куелды. Бу хакта авыл җирлекләре башлыклары барысыннан да хәбәрдар булачак.
Киләчәктә без хуҗалыклар алдына корылыкка чыдам, арыш, тары, суданка кебек культураларны күбрәк чәчү бурычын куябыз. Күргәнебезчә, коры һәм эссе һава торышы елдан-ел кабатлана. Бу культуралар кырыс һава шартларында талымсыз. Шулай ук аларны, бигрәк тә арыш, фураж буларак та кулланырга, кирәк булганда сенажга салырга мөмкин.
Бу көннәрдә аерым хуҗалыкларда урак өсте башлана. Агымдагы елда бу кампания бик катлаулы шартларда узачак. 28,8 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыясы бар. Бу һәр комбайнга 450 гектар туры килә дигән сүз. Үзара ярдәм һәм килештерелгән эш вакытында гына бу җаваплы кампанияне уңышлы уздырырга мөмкин булачак.