Яшьләр үзәге грант отты

2023 елның 15 июле, шимбә

Акчалар "йөрәктән йөрәккә" проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк


Яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре арасында республика конкурсына йомгаклар ясалды.

24 оешма-җиңүче арасында Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге дә бар. 60 мең сумлык грант акчалары сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән "Йөрәктән йөрәккә" проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Шулай ук республиканың боз сарайларында 2022-2023 еллар сезонында хоккей буенча спорт мәктәпләре эшчәнлеге рейтингы төзелде. 

Әгерҗе районы - 37 спорт мәктәбе арасында уникенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International