Әгерҗедә авария-торгызу эшләре дәвам итә

2023 елның 18 июле, сишәмбе

600 метрга якын электрүткәргеч линиясен торгызырга кирәк булачак


Әгерҗедә узган давылдан соң авария-торгызу эшләре дәвам итә. 

"Жилэнергосервис-Әгерҗе" ҖЧҖ җитәкчесе Габденур Закиров сүзләренә караганда, якынча 600 метр электрүткәргеч линиясен торгызырга кирәк булачак, дип хәбәр итә район хакимияте матбугат хезмәте.

"Урамнарны яктырту линияләрендә зур җимерелү сәбәпле, линияне этаплап торгызу эшләре алып барыла. Бер генә линия һәм яктырткыч та игътибарсыз калмаячак, барысын да торгызырбыз. Барыгызга да ярдәм, сабырлык һәм аңлау өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International