Бу хакта ЮХИДИ башлыгы Юрий Глезденев хәбәр итә
19 июльдә Әгерҗе районында законсыз тонировкалы автомобильләрне ачыклау буенча массакүләм рейдлар узачак, дип хәбәр итә ЮХИДИ башлыгы Юрий Глезденев.
РФ КоАП 12.5 маддәсенең 3.1 нче өлеше нигезендә, автостеколны яктылык үткәрүгә карата таләпләрне бозган өчен, 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Моннан тыш, хокук бозуны ачыклаган ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчене "тонировкаланган" пыялалы транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләүнең ярамавы турында кисәтә һәм аларны нормативларга туры китерүне таләп итә.
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.