Әгерҗедә төп урамны реконструкцияләү дәвам итә

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Эшләр тәмамлануның якынча вакыты - 2023 елның ахыры


Әгерҗедә Карл Маркс урамында ремонт эшләре актив алып барыла. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы җитәкчелеге К.Маркс урамын реконструкцияләүгә һәм Әгерҗе елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясауга 222 млн сум күләмендә акча бүлеп биргән.

Проект кысаларында түбәндәге эшләр башкарылачак:


- юл полотносын алмаштыру,
- Әгерҗе елгасы аша салынган күперне ремонтлауны,
- юл билгеләре урнаштыру,
- тротуарлар һәм җәяүлеләр өчен киртәләр төзү,
- тукталыш павильоннарын һәм машина кую кесәләрен төзекләндерү,
- БАМск күперендә саклау экраннарын урнаштыру.

Эшләр тәмамлануның якынча вакыты - 2023 елның ноябрь ахыры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International