Әгерҗедә район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булды

2023 елның 21 июле, җомга

Әгерҗе районында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эш анализланды


Район хакимиятендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Утырыш эшендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Ринат Зиатдинов катнашты. 

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча район юлларында авария хәлен анализлады. Зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләрендә, шулай ук исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләрендә тәфсилләп тукталды. 

Шулай ук балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, мәктәп маршрутлары хәрәкәтен оештыру, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән профилактик эш буенча докладлар тәкъдим ителде. 

Комиссиянең эш нәтиҗәләрен анализлап, Ринат Зиатдинов актив булулары өчен барысына да рәхмәт белдерде, юлларның куркыныч участокларындагы хәлләрне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертте һәм алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International