Җиңүче Әгерҗе районын Казанда республика этабында тәкъдим итәчәк
24 июльдә Әгерҗедә "Автоледи-2023" бәйгесе узачак, аның кысаларында иң яхшы машина йөртүче кыз ачыкланачак.
Катнашучыларны теркәү 16.00 сәгатьтә Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлегендә Карл Маркс урамы 123 адресы буенча. 16.30 сәгатьтә Лесопиль урамы, 29б адресы буенча автодромда конкурс старт ала.
Катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтергә, шулай ук махсус җиһазландырылган мәйданчыкта фигуралы йөртүдә автомобиль йөртү осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.
Җиңүчене Әгерҗе районы Казанда республика этабында тәкъдим итәчәк.