Бер шартлы терлеккә 16,5 центнер азык берәмлеге туры килә
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
19 июльгә районда 4543 тонна печән, 25404 тонна сенаж әзерләнгән.
“Нәүрүз” ширкәтендә кышкы саклауга 353 тонна печән, 19204 тонна сенаж, “Наҗар” хуҗалыгында - 50 тонна печән, 1700 тонна сенаж, “Сарсак-Омга” хуҗалыгында - 40 тонна печән, 1500 тонна сенаж, фермер хуҗалыкларында - 4100 тонна печән, 3000 тонна сенаж куелган.
Бер шартлы терлеккә 16,5 центнер азык берәмлеге туры килә.