Давыл нәтиҗәсендә 22 күпфатирлы йорт, 23 социаль объект, шулай ук 200дән артык шәхси йорт түбәләренә зыян килгән.
“Узган атнада булган коточкыч давылның нәтиҗәләрен бетерү, җимерелгән объектларны торгызу эшенә оператив керешүчеләргә зур рәхмәт”, - дип ачты сишәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.
Җитәкче Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, газ хезмәтенә һәм электр челтәрләренә, хезмәт күрсәтүче һәм төзелеш оешмаларына, шәһәр һәм тимер юл хезмәт коллективларына, авыл җирлекләре башлыкларына, гади гражданнарга тирән рәхмәт белдерде.
Табигый бәла-каза нәтиҗәсендә сафтан чыккан электр тапшыру линияләре бүгенге көндә тулысынча торгызылган. Ә газүткәргечтә хокук бозуларны бетерү эше һаман да дәвам итә.
- Давыл нәтиҗәсендә 22 күпфатирлы йортның, 23 социаль объектның, шулай ук 200дән артык шәхси йортның түбәләре зарарланган. Гомуми зыян якынча 112 миллион сумга бәяләнә, - дип хәбәр итте үз чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов. - Хәзерге вакытта социаль объектларда, күпфатирлы йортларда торгызу һәм ремонт эшләре алып барыла.
Шәхси секторга килгәндә, 13 июльдән 20 июльгә кадәр район администрациясе бинасында стихиядән зыян күргән шәхси йортлар хуҗаларыннан документлар кабул ителде. Киләсе этапта китерелгән зыян суммасын билгеләү өчен җыелган мәгълүматны эшкәртү башкарылачак.
- Бик зур күләмдә башкарылган эшләр башкарылуга карамастан, шәһәр урамнарында, паркларда, зиратларда ауган агачлар, ботаклар бар әле. Территорияләрне тулысынча чистарту өчен, бу атнада өмәләр дәвам итә. Барлык оешмаларны да аларда актив катнашырга чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Рафаэль Ниязов.
Сүз уңаеннан, шәһәрдә иске агачларны чыгару да дәвам итә. Шәхси хуҗалыклар территорияләреннән агач һәм ботаклар чыгаруга заявкаларны сез 24242 телефоны буенча калдыра аласыз (адресыгызны күрсәтергә онытмагыз).
Табигый бәла-каза аркасында 12 июльдән районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
- Ул торгызу эшләре тәмамланганчы эшләячәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Латыйпов.