Студентлар җәйне ничек үткәрәләр?
Җәй, мөгаен, студентлар өчен дә иң күңелле вакыт. Сессия төгәлләнде, баш киеренке укудан ял итә. Күп кенә балалар каникул вакытында нинди дә булса сәяхәткә китәргә омтылалар. Кайберәүләр, әти-әниләренә ярдәм итеп, каникулларны өйдә үткәрүне өстен күрә. Ә кайберәүләр эшләргә дә каршы түгел...
Айгөл МӨЛЛАНУРОВА, Кадыбаш:
- Җәйне түземсезлек белән көтсәм дә, быел туган авылымда каникуллар үткәрмәдем. Мин Казанда архитектура-төзелеш университетында укыйм. Быел III курсны тәмамлый. Бераз тәҗрибә алу өчен, җәй көне белгечлек буенча эшләргә булдым. Дөрес, сессиядән соң бераз өйгә кайтып, әти-әнигә булыштым, Сабантуйда булдым. Аннары тагын Казанга китте.
Мин генә түгел, күп кенә студентлар да хәзер каникулларда гына түгел, уку вакытында да эшлиләр. Бу заман таләбе. Ә Казанда үз-үзеңне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Эштән соң Казан урамнары буйлап велосипедта йөрим, дусларым белән очрашам, бергә су коенырга йөрим. Әле гитарада уйнарга өйрәнергә хыялланам.
Шулай да авылда бик сагындым. Әти-әниләр, яраткан бабайларым янына ял көннәрендә килергә тырышам.