Сөргенгә нигезләнеп, тавыш бирүдә катнашырга мөмкин
Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен 2024 елда бөтенроссия тавыш бирүенең өченче этабы дәвам итә. Татарстанлылар мобиль интернет тоташтырылачак авылларны үзләре сайлый алачак, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы.
Тавыш бирүгә 100 дән 500 кешегә кадәр халкы булган торак пунктлар тәкъдим ителде. Әгерҗелеләр Күләгәш өчен тавыш бирә ала.
Сөргенгә нигезләнеп, тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.
Тавыш бирү тәмамланганда 87 торак пункт сайлап алыначак, алар киләсе елда ук югары тизлекле интернетка мобиль керүне тәэмин итәчәк.
Онлайн тавыш бирә алмаучылар үз тавышын бирергә мөмкин, ТР саннар министрлыгына кәгазь хат җибәреп. 2023 елның 13 августына кадәр тавыш бирергә мөмкин.