Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә чын чәчәкле әкият төзелгән

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Узып баручылар риза: ел саен сәнгать мәктәбе янындагы бакча гадәти булмаган арт-объект яисә яңа иҗади элемент белән тулылана.


Төсле клумба клавишлар рәвешендә, ноталар станогы белән эскәмия, яшел декорада пианино һәм сәнгать белән бәйле дистәләгән башка элементлар...  Боларның барысын да кайда күреп була? - Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбе территориясендә.

Узып баручылар риза: ел саен сәнгать мәктәбе янындагы бакча гадәти булмаган арт-объект яки яңа иҗади элемент белән тулылана.

«Җәен чана хәзерлә, ә арбаны кышын әзерлә», - ди халык мәкале. Нәкъ шулай ук Яңа елдан соң ук мин мәктәп территориясен ничек бизәү турында уйлый башлыйм. Минем төп фикердәшем - ИЗО укытучысы Татьяна Шәймәрданова. Ә менә идеяләрне тормышка ашыруда бөтен коллектив катнаша, - дип сөйли сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина.

Гоголь урамындагы яңа сәнгать мәктәбе 2008 елда ачылды. Шул ук елда территорияне бизәү, агач утырту эшләре башланды. Хәзер территориядә бөдрә каеннар, мәһабәт наратлар белән беррәттән, туя, миләш, шиповник, сирень, акация үсә.

 Әле дә хәтеремдә, урман хуҗалыгының элекке җитәкчесе Афанасий Данилов нарат үсентеләре алып кайткан иде. Ул аларны квадрат периметрына утыртырга киңәш итте. Гәрчә без ни өчен шулай эшләргә кирәклеген аңламасак та, аның киңәшләрен алдык, - дип билгеләп үтә Ирина Валерьевна елмаеп. 

Ничек кенә булмасын, бу наратлар арасындагы алан бүген укучыларның да, укытучыларның да яраткан ял итү урыны. Биш минут ял итеп, уңайлы эскәмиядә, өстәвенә, бер чынаяк хуш исле чәй белән, бөтен арыганлыкны бетерәләр, диләр. Ә куакларны һәм агачларны карауга килгәндә, бу эшне зур канәгатьлек белән хезмәткәр Илгиз Шәрипов башкара.

- Сәнгать мәктәбе - исеме үзе бөтен нәрсәдә иҗади якын килү таләп итә инде. Миңа Мисыр, Тунис, Испания, Төркия кебек чит илләрдә ял итәргә туры килде. Төркиядә булганда, куакларның ничек үсүен күзәттем. Хәзер куакларны шулай ук формалаштырырга тырышам, - ди Илгиз ШәрифулЛович. - Уңайлык өчен электр секаторы сатып алдык. Аларга эш итәргә җиңел.

Сүз уңаеннан, ул гомере буе тимер юлда эшләүгә багышлады. Бирегә өч елдан артык элек эшкә урнашкан. Илгиз Шәрифулла улы бу иҗади коллективка эшкә килүеннән бик канәгать.

Тулырак укыгыз газетабызның 29 номерында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International