Линар Нургаянов ашлык җыю бара торган басудагы матур видео белән уртаклашты

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, 1 августка Әгерҗе районында дүрт мең тоннадан артык ашлык җыелган


Әгерҗе районы җитәкчесе Ленар Нургаянов урып-җыю эшләре бара торган кырдан матур видео күрсәтте.

"Игенчеләргә аерым рәхмәт сүзләре, алар иртәдән алып төн уртасына кадәр басуларда эшлиләр. Рәхмәт, егетләр!" - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, 1 августка Әгерҗе районында дүрт мең тоннадан артык ашлык җыелган. Уңдырышлылык буенча алдынгылар - Хаҗиев КФХ (Яңа Аккүз авылы), Мөхәммәдиев КФХ (Салагыш авылы) һәм Тугызбуй агрофирмасы ҖЧҖ.

Видеоны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International