Бу хакта ул үзенең ВКонтакте рәсми битендә хәбәр итә
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Тирсәдә гражданнарны кабул итте, бу хакта ул ВКонтактеның рәсми битендә хәбәр итә.
"Авыл халкын юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре борчый, шәхси сораулар да бар иде. Гражданнар мөрәҗәгатьләре нәтиҗәләре буенча йөкләмәләрне үтәүне шәхси контрольдә тотам. Бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак",- дип язды Ленар Фәридович.
Искәртәбез, Әгерҗедә кабул итү гадәттәгечә сишәмбе көннәрендә башкарыла. Теләгән һәр кеше 2-16-59 телефоны номеры буенча языла ала. Шулай ук Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 йорт, 18 йорт адресы буенча да килергә мөмкин.