Китапханә хезмәткәрләре укучыларга төрле газета-журналлар күрсәттеләр.
Бүген җәйге уку залында Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан китапханә фондында тәкъдим ителгән вакытлы басмаларны популярлаштыруга багышланган «Иң танылган һәм кызыклы» дип исемләнгән вакытлы басмаларга күзәтү ясалды.
Җәмгыять тормышында газета һәм журналларның роле гаять зур. Төрле яшьтәге кешеләр өчен журналлар һәм газеталар белем чыганагы булып хезмәт итә, тормышны белергә һәм бәяләргә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр кануннарын һәм табигать күренешләрен аңларга ярдәм итә.
Китапханә хезмәткәрләре шигырьләр, яраткан авторларның хикәяләрен, кызыклы вакыйгалар, романтик тарихлар, ашамлыклар рецептлары, сәламәт яшәү рәвеше буенча психолог киңәшләре һәм кызыксындырган теләсә нинди башка сорауларга җаваплар табарга мөмкин булган газета һәм журналларны тәкъдим иттеләр.
Яшьләр өчен “Яшьлек” паркында өстәл уеннары, уеннар, кроссвордлар, ребуслар белән балалар журналлары оештырылды.