Сарсак-Умга лицееның “Яшел армия” командасы ТР мәктәп урманчылыклары слетында катнашты

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын укучы урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен күрсәтте


Сарсак-Умга лицееның “Яшел армия” мәктәп урманчылыгы командасы Лубян урман-техника көллияте базасында узган ТР мәктәп урманчылыклары слетында катнашты.

31 мәктәп урманчылыгыннан йөзгә якын укучы урман хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен күрсәтте. Алар өчен Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы оештырылды.

Слет нәтиҗәләре буенча Сарсак-Умга лицее командасы - алтын уртада, 15 нче урында. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Васильева I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International