5 августта Әгерҗедә Тимер юлчылар көнен бәйрәм итәләр

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Тантана 17.00 сәгатьтә башлана


Шимбә көнне, 5 августта, "Орешник" мәдәният һәм ял паркында иң көчле, җаваплы, нык һәм ышанычлы профессиональ бәйрәм - Тимер юлчылар көне узачак.

Бу көнне тимер юл предприятиеләреннән күргәзмәләр оештырыла, тимер юл тармагы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узачак, үзешчән сәнгать коллективларының концерт программасы, "Кич" төркеме чыгышы узачак.

Тантана 17.00 сәгатьтә башлана. 12+


Фото: Равил Ибраһимов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International