Малайны Азамат дип атадылар.
1 августта Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 баланы теркәү тантанасы узды. Бу Азат һәм Алинә Хисмәтовлар гаиләсендә беренче бала. Малайны Азамат дип атадылар.
ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, июль аенда Әгерҗе районында 11 бала туган. Шуларның 7 малай һәм 4 кыз.