Тимер юлчылар көне кысаларында турнир
Кичә әгерҗелеләр зур колач белән Тимерюлчылар көнен билгеләп үттеләр. Орешникта зур концерт, төрле спорт чаралары үткәрелде, шул исәптән тиз шахмат турниры да үткәрелде. 1-2 урыннарны Әсәф Әбсәләмов һәм Ленар Мурзин бүлештеләр, очко белән тагын бер шахмат ветераны Валерий Мухачев 3нче урынны яулады. Балалар арасында Полина Абросимова яхшы уен күрсәтте. Турнирда катнашучыларның барысы да бүләкләр белән бүләкләнде.