Агымдагы елның алты аенда диспансеризацияне Әгерҗе районында яшәүче 3288 кеше узган.

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе 2023 елның икенче яртысында да дәвам итә


Агымдагы елның алты аенда диспансеризацияне 3288 райондашыбыз (еллык планның 53%ы), тирәнтен диспансеризацияне 1622 (59%) узган, профилактик медицина тикшерүен 757 кеше (66%) узган. Шул исәптән 737 икенче этапка юнәлтелгән.

Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе 2023 елның икенче яртысында да дәвам итә. Искәртәбез, әлеге тикшерүләрнең беренче этабын Тирсә, Исәнбай амбулаторияләрендә, Красный бор участок хастаханәсендә, барлык авыл ФАПларында узарга мөмкин. Әгерҗедә район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон - 26922.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International