Әгерҗедә Карл Маркс урамындагы күпер буйлап 30 сентябрьгә кадәр хәрәкәт ябылган.

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Бу Әгерҗе елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясау белән бәйле.


Хөрмәтле машина йөртүчеләр, Әгерҗедәге Карл Маркс һәм Әгерҗе урамнары киселешендә Әгерҗе аша салынган күпергә капиталь ремонт ясау сәбәпле, 2023 елның 30 сентябренә кадәр автомобильләр, шул исәптән зур йөк машиналары өчен дә хәрәкәт ябылган. 

Игътибарлы булырга һәм Әгерҗе-Ленин яки Карл Маркс-Казан урамнары аша әйләнеп узу юлларын сайларга сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International