Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориальорганына намуслы пенсионерларга урындыклар өчен кыйммәтле вибромассаж сатканмошенниклар корбаннары булган кулланучылар мөрәҗәгате очраклары артты.
Консультация сорап мөрәҗәгать иткән өлкән буын кулланучылары, сатучы гражданнаргатоварны (вибромассаж накидкасын) презентацияләүдә һәм призлар уйнатуда катнашыргатәкъдим итә, дип сөйлиләр. Презентациядән соң гражданнарга бүләкләр отканнарытурында хәбәр итәләр (кагыйдә буларак, бу юрган, мендәр һәм кул массажеры), ә «зурбәхетле»гә төп бүләк - 200000,00 сумга 70% ташлама белән креслога вибромассажлынакидка бирелә. Бөтен зал алкышлый, һәм бу «бәхетле» эйфория астында товар сатып алукилешүенә кул куя. Шул ук вакытта товар өчен түләргә, сатучы инициативасы буенчакулланучы коммерция банкларының берсе белән кредит килешүе төзи. Сатып алынгантоварның бәясе процентларны исәпкә алып берничә тапкыр арта. Сату-алу килешүешундый итеп төзелгән ки, товарны кире кайтару һәм килешүне өзү бик авыр. Вибромассажлы накидка медицина максатларында кулланыла торган электр көнкүрешприборы булып санала, ә ул кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмагантоварлар исемлегенә керә.
1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә товар өчен түләнгән акчалата сумманы сатып алу-сату һәм кире кайтару килешүен өзү өчен нигез булып түбәндәгеләр санала:
- товарны сатып алу-сату килешүен төзегәндә сатучы тарафыннан билгеләнмәгәнкимчелекләрне табу;
- сатып алу-сату килешүе төзегәндә товарны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүчекирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат бирмәү (каршы күрсәтмәләр булу һәм вибромассажныкулланганчы табиб белән киңәшләшергә кирәклеге турында мәгълүмат хәбәр ителмәү, гәрчә законның 10, 12 статьялары нигезендә моны эшләргә тиеш булса да).
Бозылган хокукны торгызу өчен сатучы адресына дәгъваны заказ хаты белән хәбәр итеп, анда эшнең барлык шартларын һәм үз таләбен күрсәтеп, шунда ук җибәрергә киңәшителә.
Хөрмәтле кулланучылар, кыйммәтле товарлар сатып алганда игътибарлы булыгыз, уйламыйча сатып алмагыз, сатыла торган товар турында фикерләрне өйрәнегез, дәвалаучытабиб һәм якын туганнарыгыз, дусларыгыз белән киңәшләшегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
.jpg)