Эшләр графиктан алда бара
К. Маркс урамында яңа асфальтны салуга керештеләр, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.
Әгерҗе районы Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин сүзләренә караганда, эшләр графиктан алда бара.
Башта юл өслегенең өске катлавын тулысынча төшерү, юл һәм тротуар читләрендә борт ташлары урнаштыру эшләре башкарылды, дип билгеләп үтә “Брус” юл предприятиесенең Әгерҗе участогы җитәкчесе Минсит Мәһдиев. Әзерлек этабыннан соң, юл полотносын капиталь ремонтлау буенча төп эшләр башланды.
Юл кырыйлары, яңгыр суын бүлеп бирү өчен лотоклар, транспорт парковкалары - барысы да стандартлар нигезендә эшләнәчәк. Тиешле урыннарда тукталыш павильоннары урнаштырылачак. Иң ахырда җәяүлеләр өчен кичүләр, юл билгеләре куелачак.