Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Күңелләрне тибрәтте гитараның кыллары
2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Әгерҗе халкының мондый бәйрәм күргәне юк иде әле. “Имәнлек” ял зонасында беренче тапкыр “Әгерҗе аккорды” дигән гитара фестивале булды.
Иң әүвәл, яңа ял зонасы турында берничә сүз. Кече Пургадагы “Ошмес” компаниясе төзүчеләренең бу зонаны һәркем рәхәтләнеп ял итәрдәй, күңел ачардай итеп ясау өчен бөтен осталыкларын эшкә җигүләре бирегә аяк атлау белән күренеп тора. Заманча концерт мәйданчыгы аллы-гөлле утларсыз да менә дигән! Тамашачылар өчен трибуналар бик уңайлы. Ясалма яшел үлән белән капланган мәйданда малайлар рәхәтләнеп футбол уйныйлар. Ә нәниләр әти-әниләре белән бергәләп балалар мәйданчыгын кызыксынып карап йөриләр. Кыскасы, биредә һәркем үзенә ял итү урыны таба ала.
Ә гитара фестивале үткәрү үзе дә бу уен коралында бик оста уйнаучы район башлыгы Валерий Макаров идеясе була. Беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, фестивальдә унбишләп һәвәскәр гитарачы катнашырга теләк белдергән. Араларында гитарада уйнау буенча Александр Серебряков, Айдар Сабирҗанов, Илдус Ситдыйков кебек ветераннар да бар иде.
Гитара кыллары теләсә нинди яшьтәге кешенең күңел кылларын да тибрәтә торгандыр, мөгаен. Гитара уйнаучы күңелендәге хис-тойгыларын шушы уен коралында уйнап та әйтеп бирә ала. Ул көй башкаларны да уйландыра, моң-сагыш утына сала.
Фестиваләдә дә нәкъ шулай булды. Гитарачылар төрле еллардагы җырларны, Россия һәм чит ил авторларының инструменталь композицияләрен башкардылар. Гитарада уйнап, үз җырларын башкаручылар да булды. Мәсәлән, 27нче училищедан Владислав Макаров рэп стилендәге үз җырлары белән сөендерде. Ә рәссам Эдуард Виноградов Әгерҗе турындагы шаян җырлары белән күңелләрне күтәрде. Фестивальдә катнашучылар арасында иң яшь башкаручы сәнгать мәктәбеннән Алсу Гыйрфанова булды. Авыл яшьләре арасыннан Иж-Бубый егете Руслан Саттаров кына гитарада уйнау осталыгын күрсәтергә җөрьәт итте. Кече Пургадан Павел да, Казаннан кайткан кунак егете Александр да сәхнәдә югалып калмадылар һәм тамашачы мәхәббәтен яуладылар.
Район башыгының гитарада уйнавын яшьләр моңарчы КВН уеннары барышында күргәннәр иде инде. Бу кичне йөзләгән тамашачы, Валерий Макаровның электр гитарасында инструменталь композицияне профессоналларча башкаруын күреп, таң калды. Валерий Владимирович мәктәп елларында ук гитарада уйнау белән мавыккан. Ә инде студент елларында Казан инженер-төзелеш инсттитутында укыганда вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнап осталыгын чарлаган икән.
Фестивальдә Чаллы кунакларының чыгыш ясавы, мастер-класс күрсәтүе ямь өстенә ямь булды. Заманында популяр булган “Бони М”, “Шизгара”, “Ма-ма-мария” җырлары яңгыраганда аяклар үзләреннән үзләре тыпырдадылар. Бию мәйданчыгында олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты.
Фестивальдә катнашучылар истәлек бүләкләре дә алдылар. Ә Валерий Владимировичка Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов Рәхмәт хаты тапшырып: “Район башлыгының сәнгатьне яратуы һәм иҗат кешесе булуы – безнең өчен зур бәхет”, – диде.
Бәйрәм “Безнең бергә җыелуыбыз – үзе бәйрәм”, – дигән сүзләр белән тәмамланды. Бу фестиваль әле соңгысы булмас. Әнә, район җитәкчесе дә: “Киләчәктә Әгерҗедә рок-фестиваль дә уздырырбыз әле”, – диде бит.
Екатерина САМСОНОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз