Эшеңне үстерергә хөкүмәт ярдәм итә

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда Икътисад министрлыгы оештырган “Лизинг-грант” программасы  буенча документлар кабул итү дәвам  итә. 
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә гаилә хуҗалыкларын үстерүгә бирелә. Техника һәм җиһазлар лизингка түләүләрне субсидияләү белән 1-5 елга бирелә. Субсидия түбәндәге очракларда бирелә:
– конкурска заявка биргәндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү вакыты бер елдан ким булганда, лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;
– эшмәкәрлек вакыты бер елдан артык булганда, лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, ләкин 3 миллионнан артык түгел.
Программада 250 кешедән дә ким булмаган эшчесе булган кече һәм урта эшмәкәрләр – фермер хуҗалыклары, индивидуаль эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша ала.
Конкурс тәртипләре белән ТР Иктисад министрлыгының “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау”, “Эшмәкәрлекне яклау программмасы”, “Лизинг-грант программасы” рәсми сайтларында танышырга була. Белешмәләр өчен телефон 8(843) 5249090. Икътисад министрлыгының адресы 420021, Казан, Московская урамы, 55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International