Бу көнне яңа пляж волейбол мәйданчыгы ачылачак
Физкультура хезмәткәрләре көнендә Әгерҗедә яңа пляж волейбол мәйданчыгы ачылачак. Ул "Локомотив" стадионы территориясендә урнашачак. Тулаем алганда, Әгерҗедә Физкультура көне берничә мәйданчыкта узачак.
11 августта сәгать 9 дан "Олимп" спорт комплексында өстәл теннисы, дартс һәм бадминтон буенча пенсионерлар Спартакиадасы узачак. “Спутник” боз сараенда Әгерҗе, Ханты-Мансийск һәм Можга командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узачак. Вакыт соңрак билгеле булачак.
12 августта сәгать 10нан “Локомотив” стадионында яшүсмерләр командалары арасында пляж волейболы турниры узачак.
“Орешник” паркында сәгать 10 да шахмат сөючеләр үз көчләрен сынап караячак. Уеннар теләсә нинди яшь категориясе өчен мөмкин.
11 сәгатьтән «Орешник» паркында урам баскетболы буенча 3х3 стритбол уены узачак. 14 сәгатьтә «Локомотив» стадионында мини-футбол буенча ярышлар узачак
Биредә 7-15 яшьлек балалар өчен "Мин үзем белән походка алам" исемле хәрәкәтчән уен оештырылачак. Юллар турында табышмаклар, кроссвордлар, туризм турында - кызыклы һәм күңелле нәрсәләр күп булачак!