Уртача уңыш гектардан 19,2 центнер тәшкил итә
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә.
9 августка 9794 гектарда 18846 тонна ашлык җыелган (планга карата 34 процент).
“Нәүрүз” ширкәтендә эш 4031 гектар (40 процент) мәйданда башкарылган, Әгерҗе ит комбинатының “Тугызбуй” агрофирмасында - 1530 гектар (32 процент), “Сарсак-Омга” хуҗалыгында - 270 гектар (90 процент), “Наҗар” хуҗалыгында - 300 гектар (36 процент), фермер хуҗалыкларында - 3663 гектар (29 процент).
Уртача уңыш гектардан 19,2 центнер тәшкил итә.