Матчлар һәр шимбә һәм якшәмбе стадионда 14 дән 17.00 гә кадәр уза.
Әгерҗе районында мини-футбол уеннарына старт бирелде. Уеннарда катнашуга барлыгы алты команда: "ТЧ-15", "ДС-Станция", "Спутник", "Локомотив", "Кучуково" һәм "Спарта" кушылды.
"Матчлар һәр шимбә һәм якшәмбе көнне стадионда 14 дән 17.00 гә кадәр уза. Актив җанатарлар көтәбез, яраткан командаларга ярдәм итәргә килегез", - ди ярышларның баш судьясы Алексей Колчин.
Финал уеннары 30 августта узачак.