2024 елның 1 гыйнварыннан «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2023 елның 21 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керә.
Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ставка күләме 2024 елга эшкәртү производстволарында, электр энергиясе, газ һәм су җитештерүдә һәм бүлүдә, шулай ук төзелештә эшчәнлек алып баручы индивидуаль эшкуарлар оешмалары өчен 5 % күләмендә билгеләнгән.
Әлеге махсус салым режимын кулланучы башка салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 10% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы