Диләрә Харисова «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Администрациядә тантаналы бүләкләү узды


Бүген хакимиятнең актлар залында "Эшлекле сишәмбе" узды. Киңәшмә барышында тантаналы бүләкләү булды. 
 
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Раиса Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме “Нәҗәр” ҖЧҖенең баш бухгалтеры Диләрә Рафаиловнага бирелде. 
 
Бүләкне Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International