Бүләкне Әгерҗе районы башлыгы урынбасары тапшырды
Бүген хакимиятнең актлар залында "Эшлекле сишәмбе" узды. Киңәшмә барышында тантаналы бүләкләү булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән КАМАЛИЕВ Равил Абдуллович - агросәнәгать комплексы ветераны бүләкләнде.
Бүләкне Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды.