Сокман авылында чишмә территориясен төзекләндерделәр

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Авыл халкы чишмә ачылу хөрмәтенә бәйрәм оештырды


"Тимерхан чишмәсе" чишмәсен ачу хөрмәтенә Әгерҗедәге Сокман авылында зур бәйрәм ясадылар.

Район хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, бу игелекле эштә иганәчелек ярдәмен Мәскәү кешесе Арефьев Сергей Борисович күрсәткән.

Берничә атна дәвамында чишмә территориясен төзекләндерделәр, бөтен авыл белән өмәләр үткәрделәр, ремонт эшләре башкардылар. Ә ахырдан бергә чәй һәм концерт номерлары белән дустанә бәйрәм оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International