Әгерҗе районында 18 августка 20142 га мәйдан җыелган

2023 елның 18 августы, җомга

Урып-җыю дәвам итә


Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре дәвам итә.
 
Бүгенге көнгә 20142 гектар мәйданнан (планга 70%) 35 000 тоннага якын ашлык җыелган. Уртача уңыш гектардан 18,2 центнер тәшкил итә.
 
Хуҗалыкларда туфрак эшкәртү, көзге чәчү эшләре бара. 2762 гектарда басу сөрелде, 2171 гектарда арыш чәчелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International