Кадрәк авылында спорт мәйданчыгы ачылды

2023 елның 18 августы, җомга

Мәйданчык башлангыч мәктәп-балалар бакчасы территориясендә урнашкан.


«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында мари авылы Кадрәктә авылында волейбол уйнау өчен җиһазландырылган спорт мәйданчыгы ачылды.

Элегрәк әлеге программа кысаларында спорт мәйданчыклары Кадыбашта, Девәтернәдә, Иж-Бубыйда, Бимада ачылды.

- Программа исеменнән күренгәнчә, ул авыл территорияләрен һәрьяклап үстерергә мөмкинлек бирә. Шулай булгач, әгәр сез анда алга таба да катнашасыз икән, бары тик җиңәсез генә. Бу мәйданчык буш тормас дип өметләнәбез. Чөнки Кадряковта яшьләр күп, балалар да спортка битараф түгел, - диде яңа объектны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев. - Төзелешләр турында сөйләгәндә, тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерү урынлы. Бик тиздән бу авылда яңа клуб төзелешенә старт биреләчәк. Бүген проект эшләре алып барыла.
Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Александр Михайлов үз чыгышында мәйданчыкны төзүдә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде һәм авылдашларына объектка сакчыл мөнәсәбәттә булуны сорап мөрәҗәгать итте.

Авыл клубында вокал-бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүче малайлар һәм кызлар чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм авыл яшьләренең волейбол уеннары белән дәвам итте. Мәйданчыкның бер ягында кадряков яшьләре уйнаган булса, икенче ягында аларга Күләгәш командасы көндәшлек иткән.

- Туган авылыбыздан еракта торсак та, атна саен өйгә кайтып киләбез. Әти-әниләргә хуҗалык эшләрендә генә ярдәм итеп калмыйча, спорт белән шөгыльләнү өчен дә вакыт табарга тырышабыз. Моңа кадәр дә кичләрен иске мәйданчыкта волейбол уйнадык, аны үз кулларыбыз белән эшләдек. Ә махсус җиһазландырылган заманча мәйданчык безне тагын да көчлерәк җәлеп итәчәк, - диде Татьяна Хитрина.

Яңа мәйданчык Кадрәк башлангыч мәктәп-балалар бакчасы территориясендә матур аланда урнашкан, аның тирәсендә мәһабәт наратлар үсеп утыра. Димәк, монда волейбол уйнарга килгән кешеләр, бер яктан, спорт чыныгуын алачак, ә икенче яктан, ылыслы урманның шифалы үзлекләрен тоячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International