Мәгариф идарәләренә җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы булды
Казанда «Бәкер Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Киңәшмәнең темасы «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфатлы күрсәткечләр».
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Җәметова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина катнашты.
Бу көнне шулай ук мәгариф идарәләренә җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Вәсилә Сафиуллина машина ачкычларын Рәис Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
**
25 августта Әгерҗе районында укытучыларның традицион август конференциясен уздыру планлаштырыла.