ТР дзюдо федерациясе Әгерҗе шәһәрендә «Дзюдо көне»н уздырачак

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Япон сугышчан сәнгате буенча мастер-класс узачак


26 августта 11 сәгатьтә Әгерҗе шәһәренең «Локомотив» стадионында ТР Дзюдо федерациясе белән берлектә японнарның сугышчан сәнгате һәм коралсыз спорт көрәшләре буенча мастер-класс узачак. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне "геройлар полосасы", уен мәйданчыклары, батутлар, аттракционнар, аниматорлар һәм күңел ачу программалары планлаштырылган.

Шулай ук бу көнне сентябрьдән Әгерҗе өчен яңа булган тренер Александр Светлишин җитәкчелегендәге дзюдо секциясенә язылу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International