Игътибарлы булыгыз
Бүген, 21 августта, Әгерҗе районы территориясендә “Тоннель” машина йөртүчеләрен массакүләм тикшерү чаралары уза.
Акциягә күпсанлы шәхси состав җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Әгерҗе районы буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Глезденев.
Исерек хәлдә машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итүенә бәйле хокук бозуларны туктатуга аерым игътибар биреләчәк.
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.