Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте август-сентябрьдә арта.
Казанда 2023 елның 21 августыннан 10 сентябренә кадәр “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара узачак. Аның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның җиде аенда Казанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 87 бала төрле җәрәхәтләр алган.
Ведомство мәгълүматлары буенча, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрьдә арта. Әйтик, узган елның август-сентябрь айларында балалар катнашында 19 юл-транспорт һәлакәте булган, бу барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 23 процентын тәшкил иткән.
Мисал өчен, кичә Казанда бала зыян күргән юл-транспорт һәлакәте булган. Toyota йөртүчесе, Җиңү Проспекты урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, дистанцияне бозды һәм Chery белән бәрелеште. Бәрелеш нәтиҗәсендә 31 яшьлек пассажир һәм Chery автомобиленең 10 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.
2023 елның 21 августыннан 10 сентябренә кадәр Казан автоинспекторлары машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр уздырачак