Этаплы эш алдагы елларда да дәвам итәчәк.
Яңа микрорайонда күп балалы гаиләләр өчен су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүнең беренче этабы бара. Эшләр "Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү" республика программасы кысаларында башкарыла, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
2023 елда су белән тәэмин итүгә тоташтыру Полевая, Железнодорожная, Дружба, Строителей, Шабалин, Гайнуллин, Шәмсетдинов, Гобәйди һәм Думави урамнарына кагылачак.
Алдагы елларда якындагы урамнарда да этаплы эш дәвам иттереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан башлап Татарстан Республикасында «Халыкны Татарстан Республикасы торак пунктларында төзелергә, капиталь ремонтланырга һәм реконструкцияләнергә тиешле эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» озак сроклы республика программасы гамәлгә ашырыла.
«Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт заказчысы тарафыннан билгеләнгән, программаны гамәлгә ашыруны тикшереп тору Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына йөкләнгән.