Киләсе атнада әгерҗелеләр бер көнгә күбрәк ял итәчәк

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Киләсе эш атнасы кыска булачак


Әгерҗе халкын дүрт көнлек эш атнасы көтә. Киләсе эш атнасы кыска булачак.

Киләсе атнада Әгерҗеләрне өстәмә ял көтә. Ул Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү белән бәйле булачак. Чәршәмбе, 30 августта, ял итәчәкбез. Ә сишәмбе көнне, 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Эш урыннарына җәйнең соңгы көненә, 31 августка әйләнеп кайтабыз.

Исегезгә төшерәбез, 30 августта Әгерҗе Шәһәр көнен һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәчәк. Чараны уздыру урыны "Орешник" ял паркы булачак. Тантаналы өлеш 16.00 сәгатькә планлаштырылган.

Бәйрәм программасында шәһәр һәм район иҗат коллективларын котлау, бүләкләү һәм чыгышлары, алар арасында РДК солистлары, «Комеш телле гармун» гармунчылар ансамбле, «Росинка» ансамбле, «Хыял» коллективы, «ВиДэнс» бию коллективы, «ПроРок» рок-төркеме бар. Шулай ук Алексей Казанкин, Вероника Григорьева һәм Глеб Ислентьев дуэты, Руслан Кирамутдинов чыгышлары көтелә.

Кич 21.30 да башланачак дискотека белән тәмамланачак.

6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International