Финал уеннары 30 августта узачак
Әгерҗе районында мини-футбол буенча уеннар сериясе дәвам итә. Уеннарда катнашуга барлыгы алты команда: "ТЧ-15", "ДС-Станция", "Спутник", "Локомотив", "Кучуково" һәм "Спарта" кушылды.
"Хәзерге вакытта "Локомотив" (яшьләр), "ДС-Станция" һәм "ТЧ-15" командалары алда бара. Матчлар һәр шимбә һәм якшәмбе стадионда 14 дән 17.00 гә кадәр уза. Актив җанатарлар көтәбез, яраткан командаларга ярдәм итәргә килегез", - ди ярышларның баш судьясы Алексей Колчин.
Финал уеннары Шәһәр көнендә - 30 августта узачак. Командалар 13:00 сәгатьтә җыелачак.