Автобусларның техник торышына, гамәлдәге диагностика картасына аерым игътибар биреләчәк
Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында автобус йөртүчеләр тарафыннан 59 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 73 кеше җәрәхәтләр алган.
Автобус йөртүчеләр юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау максатларында, 2023 елның 24 августыннан 3 сентябренә кадәр «Автобус» профилактик чарасы уздырыла.
Автобусларның техник торышына, юл хәрәкәтендә катнашуга, пассажирларны йөртү өчен лицензияләргә, машина йөртүчеләрнең таләпләргә туры килүенә, шулай ук вазыйфаи затларның машина йөртүчеләрне рейс алды медицина тикшерүен уздыру һәм автобусларның техник торышына рейс алды контролен үткәрү таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар биреләчәк.