Көн тәртибендә өч сорау
29 августта сәгать 9 да хакимиятнең актлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXX утырышы була.
Көн тәртибе:
1. 2023 елның беренче яртыеллыгында Әгерҗе районы бюджеты үтәлеше хисабын раслау турында.
2. Әгерҗе районы Советының «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында» 2020 елның 22 октябрендәге 2-2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Әгерҗе районы Советының "Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районын территориаль планлаштыру схемасын раслау турында" 2013 елның 30 апрелендәге 24-4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Сессиягә район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм Яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.