Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча киңәшмә планлаштырылган
Иртәгә 10:00 сәгатьтә администрациянең актлар залында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча киңәшмә планлаштырылган.
Зональ уку семинары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белән берлектә оештырылачак
"Бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр булачак! Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз!" - диелә хәбәрдә.