Хокук бозучыны административ җаваплылыкка тарттылар
Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе 28 августта Ишпаев С.С. эше буенча суд утырышы узуын хәбәр итә, ул исерек хәлдә автомобиль руленә утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган.
Хокук бозучыны исерек хәлдә булган машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка җәлеп иткәннәр. Ул 1 елга һәм 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф түләргә кирәк.