Уртача уңыш гектардан 17,3 центнер тәшкил итә
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. 29 августка 26978 гектарда (планга 95%) 46749 тонна ашлык җыелган.
Уртача уңыш гектардан 17,3 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкларда 14092 гектарда басулар сөрелгән, 7030 гектарда арыш чәчелгән (92,3%).